«Намус һәм батырлык символы» әдәби сәгате (12+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре 7 нче сыйныф укучылары өчен татар шагыйре Муса Җәлилгә багышлап «Намус һәм батырлык символы» дигән әдәби сәгать уздырды.  
Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы мизгелләр белән танышты, видеофильм, шагыйрьнең иҗатын өйрәнүчеләр белән әңгәмәне карады.  
Китапханәченең чыгышы презентация белән үрелеп барды, аны карап, укучылар Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры белән танышты. Музей экспозициясе чын экспонатлар нигезендә Муса Җәлил тормышында Казан чоры, сугыш вакытының фаҗигале битләре һәм сугыш әсиренең авыр язмышы турында сөйли. 
«Янып калсын гомерең маяк булып…» слайд-презентациясе ярдәмендә, балалар шагыйрьнең кырыс фронт тормышы, фашист концлагерьлары стеналары артында узган дәһшәтле заман, Муса Җәлилнең бердәнбер коралы аның шигырьләре булуы турында белде. 
Чарада дөньяның төрле телләрендә шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Каһарман-шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрен укучылар М.Җәлилгә багышланган викторина барышында күрсәтте.
Чара азагында балалар М.Җәлил китаплары белән танышты. 

Поделиться: